ИММУНОДЕФИЦИТ и. лат. Организмның йогышлы авыруларга һәм генетик чит матдәләргә каршы тору сәләте бозылу; иммунитет кимү. [Соя] Шулай ук атеросклероз, матдәләр алмашы бозылу, иммунодефицит, --- онкологик һәм йөрәк-кан тамырлары авыруына дучар булучыларга бик файдалы. Юлдаш. Җәрәхәт – элпәле ангина, кагыйдә буларак, организмны саклаучы көчләр С һәм В группасы гиповитаминозыннан интеккән иммунодефицит булган очракларда күзәтелә. Мәйдан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә