ИММУНИТЕТ и. лат. 1) мед., биол. Организмның йогышлы авыруларга һәм генетик чит матдәләргә каршы тора алучанлыгы. Бу айларда --- организмның нерв-биологик системалары начаррак эшли, иммунитет көчсезләнә, кешеләр ешрак авырыйлар ---. Тигез гомер итегез! --- актинияләр һәм синофорлар арасында яши торган балыкларда агуга каршы иммунитет туган, шул сәбәпле алар өчен агу куркыныч түгел ---. Кызыклы ихтиология. Ул [гипноз] кешенең хасталарга каршы торучанлыгын – иммунитетын ныгытырга ярдәм итә. Сөембикә 2) юр. Аерым кешеләргә, бигрәк тә дипломатларга һәм депутатларга рөхсәт ителгән кайбер законнарга буйсынмау хокукы; иминлек (3 мәгъ.). Депутат иммунитеты. Дипломатик иммунитет 3) Берләшкән милләтләр оешмасы Уставы нигезендә бер дәүләтнең икенче бер дәүләт белән идарә итә алмавы турындагы халыкара хокук принцибы |