ИММИГРАНТ и. лат. Даими яки озак яшәү өчен берәр илгә күчеп килгән чит ил кешесе. Чит җирдә тел белмәгән кешегә җиңел түгел. [Сиэтлда] Колледж – иммигрантларны махсус укыта торган уку йорты бар. Сөембикә. Шул ук вакытта мин Австралиядә яшәүче бер эстон врачын беләм: ул, үзенә йөрүче авырулар – яңа күчеп килгән иммигрантлар белән җиңелрәк аралашу өчен, грек һәм гарәп телләрен үзләштергән. Идел. Мондагы ташландык индустриаль зонадагы тимер юл күперләре астында Бөекбританиягә күчеп китәргә теләүче меңләгән иммигрант яши. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә