ИМЛЯ и. гар. лингв. иск. 1) к. имла. Миңа бары тик урыс имлясы белән генә укырга рөхсәт ителгән. А.Хәлим. Алтын Урданың бу шәһәрләрендәге рәсем ясаучы, бизәкләр төшерүче осталарның имлялары бик нәзек булып, матурлыкны бик яратканнар. Г.Гобәйдуллин. --- тулыр-тулмас бер гасыр эчендә татар теле ике тапкыр имлясын үзгәртте һәм һәр икесендә дә зур югалтуларга дучар булды. Мирас 2) Язу рәвеше. Гарәп язуын куллануны тәртипкә салу барышында, татарларда бер-берсеннән зур аермасы булмаган иске имля алфавиты һәм 1920 елда яңа имля алфавиты кабул ителгән. Татар теле |