ИМЛӘ’Ү ф. 1) Хорафатлар, ышанулар буенча: һәртөрле әфсеннәр әйтеп, тылсымлы догалар укып, кешене савыктырырга, дәваларга тырышу яки, киресенчә, бозу, ырымлау. Аның авыруын бетерү – имләү турысында Гыйльми карчык төрле әмәлләр өйрәтә иде. М.Галәү. Аларда [Һадиларда] гына, бары тик аларда гына, корт чаккач «бүре уы» була торган кешеләрне имләр өчен, бүре койрыгы бар иде. М.Мәһдиев. Кырык бер бөртек арпа белән имләсәң, арпа аеруча тиз бетә, имеш. Юлдаш 2) Гомумән дарулау, дәвалау. Өч ай авырдым. Имләмәгән им калмады, алмаган дару калмады. Г.Толымбай Имләп алу Кыска вакыт эчендә тиз генә имләү Имләп бетерү Ахырга кадәр, тулысынча имләү; барысын да имләү Имләп карау Имләргә омтылу, имләргә тырышу. Йокыга китә алмый озак елаган баланы әбисе күз тиюдән дә имләп карады Имләп тору 1) Даими, һәрвакыт имләү 2) Әле, хәзерге вакытта имләү. Биккол белән Турат килеп җиткәндә, бер карт каза күрүчене чалпу ырымы белән имләп тора иде. Т.Нәбиуллин Имли башлау Имләргә тотыну |