ИМЛА и. гар. лингв. иск. 1) Сүзләрне дөрес язуда кабул ителгән кагыйдәләр; орфография. Бездә имла мәсьәләсе утыз елдан бирле тикшерелә. Г.Ибраһимов. [Хәят] Рус имласы, арифметика гамәлләре һәм француз телен өйрәнергә керешә. Ф.Әмирхан. Бу хатларда да [кайбер бәйләнешсезлекләр] булыр, ләкин минем аларны төзәтергә хакым булмаганга, шул көйләренчә күчерәм. Әмма имла, инша мәсьәләләрендә төзәтергә мәҗбүр буламын. Ш.Әхмәдиев 2) Әйтеп яздыру; диктант |