ИМИТА’ЦИЯ и. лат. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса мөмкин кадәр төгәл итеп охшатып кабатлау, кылану, сөйләү, кычкыру, сайрау һ.б.ш. --- концерт номерының берсе – шул елларда телеэкраннардан төшмәгән сәхнә йолдызы Алла Пугачёвага имитация. М.Мәһдиев. Тавыш сигналларының гаять төрлелеге һәм, шуның белән бергә, җитди үзенчәлекләргә ия булуы имитация күренешен дә тудырган. Кызыклы физиология

2) Ясалма, ялган охшашлык; охшатып ясалган әйбер. – Күрәм: сез көзге бизәкләргә хәйран, – дип елмайды профессор. – Ләкин көзнең матурлыгыннан ләззәт аласыгыз килсә, урманда йөрегез, Гөлшәһидә. Монда имитация генә... Г.Әпсәләмов. Эчтәлексез, башка китапларга имитация ясап кына язылган әсәрләрне укыганда, авторның ни сәбәпле тормыш дөреслегеннән тайпылганын, ни өчен чит тормыш урынына ясалма бер схема гына биргәнлеген аңлый алсаң, вакытың бушка үтмәячәк. М.Юныс

3) муз. Музыкаль көйне, темаларны икенче аһәң белән төгәл яки бераз үзгәртеп кабатлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә