ИМИТА’ТОР и. 1) Берәр кеше, хайван, кош тавышын имитацияли алучы кеше 2) сәнг. Имитация белән шөгыльләнүче профессиональ актёр, җырчы, музыкант һ.б. Тавышларны охшатып сөйләүче махсус эстрада жанры вәкилләре – имитаторлар була. Алар теләсә кайсы артист булып сөйли һәм җырлый алалар. Ф.Сафиуллина |