ИМИНЛЕК и. 1) Тынычлык, куркынычсызлык. Сезнең гаиләгезнең иминлеген чагарга угын чыгарган елан шуыша, Зәйтүнә Мәҗитовна! М.Маликова. Ә бит хатын-кыз – үзенең табигате белән семья иминлеген төп саклаучы ---. Тигез гомер итегез! Бу чорда һәр кабиләнең иминлеген, мөстәкыйльлеген саклаучы үз гаскәре була. Мирас

2) Исән-саулык, хәвеф-хәтәрсезлек. Шулвакыт --- Хәлим абый чыгып баса, бөтен битеннән җылылык, туклык, иминлек бәреп тора. М.Мәһдиев. Халык төркеме өстеннән йомры башы шактый ук күтәрелеп торган таза гәүдәле ир кеше, чемоданын болгап, боларга таба атлады: – Саумысез, Мөһимә апа, иминлекме! М.Маликова. Якын кешеләренең мәхәббәтен даими рәвештә тоючы балалар иминлеккә ышанып үсәләр, алар үзләре турында кайгыртучылар барлыгын, аларны яклаучылар барлыгын беләләр. Тигез гомер итегез!

3) Закон тарафыннан сакланганлык, кагылгысызлык, гарантия. Ул [Сабир] халык язмышы турында борчылмый, аны газаплы тормыштан коткару хакында уйланмый. Аңа шәхси иминлек кирәк. Әдәбият. Шәхес иминлеге, сүз, вөҗдан иреге, кайбер башка демократик хокуклар игълан ителә. Татарстан тарихы. Ул [эш урыннары] – республиканың тотрыклы азык-төлек иминлеге. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә