ИМИНЛӘНҮ ф. Тынычлану, куркынычсыз хәлгә килү. Хәзер генә дөньялар иминләнгәч тә! Әллә нинди вакытлар бар иде. М.Шабай Иминләнә төшү Берникадәр, бераз иминләнү Иминләнеп бетү Бөтенләйгә, тулысынча тынычлану, иминләнү Иминләнеп җитү Тәмам тынычлану, иминләнү Иминләнеп калу Ниндидер этәргечтән соң, сәбәптән соң иминләнү Иминләнеп китү Кыска вакыт аралыгында яки кинәт иминләнү. Бу тавышлар атларыннан төшеп басып торган бәндәләрнең киләчәккә өметләрен кузгата иде: «Ходай кушып, бары да иминләнеп китәр, йортлы-җирле булырбыз, иншалла!» З.Зәйнуллин |