ИМИНИЯТЛӘШТЕРҮ ф. Милеккә, шәхси иминлеккә, саулыкка зыян килгән очракта гарантияләнгән матди тәэмин итүне күздә тотып, махсус оешмалар белән килешү, шартнамә төзү. Пенсионерларны, балалар, инвалидлар, студентлар һ.б.ларны, ягъни эшләмәүче күпчелекне төбәк һәм җирле хакимиятләр чыганагы салымнар булган тиешле бюджетлардан иминиятләштерәләр. Татарстан. Үземнең төп эшем (иминиятләштерү өлкәсендә) һәм яраткан һөнәрем бар. Юлдаш. Анда [конкурста] катнашучылар арасында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, иминиятләштерү һәм инвестиция компанияләре һәм башка эшчәнлек өлкәләре җитәкчеләре бар иде. Ватаным Татарстан |