ИМИНИЯТ и. гар. 1) Иминлеккә, саулыкка зыян килгән очракта, физик һәм юридик затлар тарафыннан махсус оешмаларга даими түләнгән взнослар хисабына, килешү (шартнамә) нигезендә гарантияләнгән матди тәэмин итүнең бер төре. --- иминият кертемнәре эш хакына бердәм социаль салым составында өстән түләнә, керем салымындагы кебек кире алынмый. Татарстан. Хөкүмәт кабул иткән карар нигезендә 1 апрельдән хезмәт пенсиясенең иминият өлеше 9,2 процентка артты. Шәһри Казан. Акча янчыгын шактый саеткан икенче гамәл – иминият, ягъни страховка. Ватаным Татарстан 2) Физик һәм юридик затларның взнослары хисабына акча фонды булдыру чаралары системасы һәм шул эшләр белән шөгыльләнә торган махсус оешма. Ташламалардан файдаланучылар, поликлиникада үзләренә тиешле хезмәт күрсәтелгәннән соң, «Ак Барс-мед» иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булачаклар. Юлдаш. Мондый өстенлек кредит һәм иминият оешмаларына, инвестиция һәм дәүләткә карамаган пенсия фондларына --- кагылмый. Мәдәни җомга 3) сир. Иминлек. Янгураз янәшәсендә утырган Эва ханым иренә: – Иминият, бәхет! – дип өстәде. Т.Әйди |