ИМИН с. гар. 1. 1) Тыныч, сугышсыз, хәвеф-хәтәрсез. Сабан туе – елга бер көн, Илләр имин, күңел иркен, Дуслык йорты, муллык йорты, Тыныч булсын безнең ил-көн. Н.Исәнбәт. Әйдәгез, бу көнне үзебез өчен бик тә кадерле булган бәйрәм белән – Республика көне белән – бер-беребезне чын күңелдән котлыйк һәм ватандашларыбызга тату, имин тормыш телик! Мирас

2) Сәламәт, көр. Өй эченнән имин, бәхетле тавыш ишетелә. М.Мәһдиев

3) Куркынычтан, зыян-зарардан, төрле күңелсезлекләрдән азат, гарантияләнгән. Бу көн үз ихтыярында йөргән кеше иртәгә төрмәгә кермәвеннән, Якутскигә җибәрелмәвеннән, --- һич имин түгел. Ш.Маннур. Аның кулында булган көтү югалу, урлану бәлаләреннән бөтенләй имин санала иде. Г.Ибраһимов. --- химия өлкәсендә органик, фосфор-күкертле органик кушылмалар, энергия чыгымнарын киметү белән бер үк вакытта җитештерүне арттыручы экологик яктан имин яңа химик технологияләр эшләү --- бурычы тора. Фәнни Татарстан

2. рәв. мәгъ. Сау-сәламәт, зыян-зарарсыз, хәвефсез. Йөри идем җиһанда шатланып мин, Яши идем исән-сау һәм дә имин. Г.Утыз Имәни. [Тәңкәбикә:] Я, имин йөреп кайттыңмы? М.Кәрим // Каерылмаган, сынмаган, җимерелмәгән, бозылмаган. Юкәләр... Барысы да бердәй төзек, имин генә түгелләр шул. Кайсыныңдыр очы кырылган, кайсыныңдыр – ботаклары. Г.Шәрәфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә