И’МИДЖ и. ингл. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса урнашкан яки махсус формалаштырылган образы; эчке һәм тышкы йөзе. Беренче кат сәхнәгә чыкканда да имидж дип тә, күлмәгемнең итәге кыскамы, озынмы дип тә уйламадым: үзем булып килдем дә чыктым. Сөембикә. Япь-яшь җырчыларның үз йөзләре, үз имиджлары юк. Мирас. Имидж – минем өчен эчке халәтнең тышкы чагылышы. Мәдәни җомга

2) сөйл. Тышкы кыяфәт. Быел исә уңышлы имидж өчен караңгы төсмерле шома киемнәр кияргә, төрле ялтыравык әйберләр белән бизәнергә киңәш ителә. Сөембикә. Ул [В.Ганиева] язның беренче көнендә үк, чәчтарашханәгә барып, имиджын үзгәрткән. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә