ИМИ и. сөйл. к. имчәк (күбесенчә, балалар телендә кулланыла). Түбәнгә таба да мактанырлыгы юк икән кызыкайның, имиләренең кечкенә вә ләпшердек икәнен ул күлмәк киңлеге белән яшерергә тырышкан. А.Гыйләҗев. «Инде терелдем» дигәндә генә, аны дәвалаган табиб: «Күкрәгеңдәге шешне кисәбез, имезмәгәч, ул суырылмый», – дип өркетте. Операция ясату алма кебек имиләрне бозу дигән сүз иде. Н.Гыйматдинова. – Кызык бит ә... Имиләре унике генә, – диде ул [колхоз җитәкчесе], мундир төймәләре шикелле тезелгән чучка имчәкләренә ишарәләп. Ф.Латыйфи |