ИМЗАСЫЗ с. 1. Авторы күрсәтелмәгән, кем язганы билгесез, кул куелмаган, аноним. Имзасыз ул хатта: «Зинадан корсак күтәргән укытучы яшь буынны чын совет рухында, тотнаклы итеп тәрбияли аламы?» – дип язылган. М.Маликова. [Анна] Тикшерүне ялгыш юлга юнәлтү өчен, имзасыз хатлар язып җибәргән. М.Насыйбуллин. Гасыр башында татарлар яшәгән төбәкләрдә чыккан күпсанлы гәзит-журналларда ачык, яшерен һәм имзасыз әсәрләр еш очрый. Ә.Закирҗанов 2. рәв. мәгъ. Имзасы куелмыйча, авторы күрсәтелмичә. Шигырь «Фикер»нең 1906 елгы 1 гыйнвар санында «Төрле хәбәрләр» бүлегендә имзасыз басылган. Х.Миңнегулов. --- «Яшен» журналының 1908 ел дүртенче санында имзасыз гына шаяру катыш язылган «Профессиональный татар артисты булырга шартлар» исемле мәкалә басылып чыга. Г.Арсланов |