ИМЗА’ КУЮ ф. Берәр рәсем, текст, документ астына кем дә булса үз исем-фамилиясен язу, кул кую. Икәүләшеп, сырлый-сырлый имзаларын куйдылар. Ф.Яруллин. [Профессорга] Кырын карауның сәбәбе: 1919 елда, большевиклар фәнне харап итәләр, дип, Америка галимнәренә күмәк язылган хатка ул, имеш, имза куйган. М.Мәһдиев. Имзасын куеп, Волынкин, үзенең беренче язма аңлатмасын капитан Билаловка сузды. М.Насыйбуллин |