ИМЗА и. гар. 1) Нинди дә булса текст, рәсем, картина астына авторның (гадәттә кыскартып) үз кулы белән язылган култамгасы. Сәхип солдат, йорт хуҗаларының имзаларын җыеп, шәһәр думасына ике тапкыр прошение язды... Ә.Фәйзи. Ә аның өчен оешма җитәкчесен --- ишек төбендә сагалап утырырга, кадерле имзасын, ниһаять, алгач, тулай торакта яшәр өчен коменданттан кабат рөхсәт сорарга --- кирәк. Сөембикә 2) Әдәби, музыкаль, сәнгать әсәрләренең авторын күрсәткән уйланма исем; псевдоним. «Мусульманин» имзасы һәм «Н.К.» инициаллары белән язылган некрологларның гранкалары архив фондларында гына теркәлеп калган. Р.Әмирхан. [Г.Камалның] Җитдирәк мәкаләләре 1906 елда «Саип», «Г.К.» имзалары белән һәм имзасыз да «Азат», «Азат халык» газеталарында басылалар. М.Гали. Бер сәгатьтән соң экспромтларны укып карыйлар, һәм шулар арасыннан дүрт кыска шигырьне сайлап алырга да, «Студент» имзасы куеп, аларны Гурий Плетнев аша «Волжский вестник» газетасына җибәрергә карар кылына. Казан утлары 3) Нәрсәнең дә булса астына язылган язу, аңлатма, искәрмә. Хәзергәчә чыккан --- китапларның [сәнгать турындагы] битләрен актарып, иллюстрацияләренә күз ташлау белән, «бу әсәр Лувр музеенда саклана» дигән имзалар бик күп очрыйлар. М.Гали 4) Әдәби әсәрнең авторын күрсәткән язу. Ә Җәлил үзе биредә күбрәк журналист, тәнкыйтьче буларак таныла, мәкаләләрен «Муса Җәлил», «М.Җәлил», «Муса», «М.Мостафин», «Җәлил Табын», «М.З.», «М» имзалары белән бастыра. Ш.Хамматов. Мин шигыремнең астына «Мөхәммәтфатих Хөснетдинов» дип имза куйган идем, Гомәр Галигә бу ошамаган. Казан утлары |