ИМЕ’ШТЕР мод. сүз 1) к. имеш (1 мәгъ.). Имештер, Мирсәет абый, менә шушы Фәттах, укытучы Зөлфия һәм тагын кемнәрдер, бергәләп, Гафур җизнигә каршы кампания алып баралар, ди. Р.Ишморат. Имештер, бер дарумы, нәрсәдер салып әчеткән сөт файда итә икән дә, тик аның шул даруы юк, ди. Ә.Еники. Имештер, ул [Муса Җәлил] герой да, батыр да түгел. Имештер, ул фашистларга хезмәт иткән, илен саткан... Сөембикә 2) Нинди дә булса берәр эшнең, күренешнең реаль булмаганын, бәлки хыялда, уйда, төштә генә булуын күрсәткәндә кулланыла. Төшемдә, имештер, директорны эшеннән азат иттеләр. Татар иле 3) Кыек сөйләмдә: әйтелгән сүзләрнең икенче берәүнеке икәнен белдергәндә кулланыла. Җае килгән саен чыпчык мактана бирде, әй мактады чыпчыкларны, әй мактады: күкләргә чөйде. Имештер, дөньяда алардан батыррак бар микән, имештер, хәтта сандугач та аларның сайравына хәйран кала, ---. А.Алиш |