ИМЕШ-МИМЕШ җый. и. 1. Дөреслеге ачыкланмаган, төгәл билгеле булмаган хәбәрләр. Авылда имеш-мимешләр таралды: «Үзенекеләрдер әле. Башка кем булсын!..» М.Насыйбуллин. Хәтта 1918 елның 25 гыйнварында кемнәрдер мөселман солдатларын кызылгвардиячеләр белән берләштерергә дә ниятли. Шәһәр имеш-мимеш белән тула. Мирас. Исемен әйтеп сөйләшмәделәр. Карт турында йөргән имеш-мимешләрне алар [әбиләр] ишетеп белә иде. Сөембикә

2. с. мәгъ. Төрле юрауларга нигезләнгән, дөреслеге ачыкланмаган. Авыл советы рәисе белән Шәмсуаровның өязгә киткән җирдән өч тәүлек инде хәбәрсез югалулары, төрле имеш-мимеш хәбәрләр килгән. М.Галиев. Ә инде, Казнакайда яңадан район булдырыла икән, дип, халык арасында имеш-мимеш кебек сүзләр башлангач, аларның арасы тагын бозыла башлады. М.Хәсәнов. Шундый имеш-мимеш хәбәрләр белән авыл күмелгән иде. Х.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә