ИМЕШ мод. сүз 1. 1) Ишеткән хәбәрнең дөреслегенә шикләнгәндә, аның хакмы-түгелме икәнлеген кистереп кенә әйтә алмаганда кулланыла. Ышандырмакчы булды ул, юләр! – безне; имеш, Тәңре аның аузы белән сөйли, аңа килгән, имеш, әмре. Г.Тукай. Шулай көйләнер төсле тоелганда, озын телләр, кайсы көнләп, кайберләре үч итеп, карчыкның күңел ярасына тоз сибә башладылар. Имеш, Нәфисә Зиннәттән бизгән икән инде. «Ачуым ачу, кибектерәм әле мин аны», – дип әйтеп әйтәдер, ди. Г.Бәширов. Мин дә ишеткән идем аны ишетүен, тик «күңел» дигәнең әллә ничек ышанып бетми: бер тиенсез ике йөз дисәтинә җир бирсеннәр, имеш. И.Гази 2) Кеше эшен, кеше сүзен ошатмаганда, яратмаганда ирония белән әйтелә; ышанмау, шул ук вакытта башкалар ышанган фикердән көлү, аны инкяр итү өчен кулланыла. Шигырь белән болай диеп язып куйды бер читкә: «Хат ташучы эшен кара, Шул да эш була, имеш! Үзе язган хатларны да Үзе ташырга тиеш». М.Җәлил. Ах, бу фән кешеләре! Кара син аларны, халык өчен бары тик «җир» дигән сүз генә бар иде, болар нишләтеп ваклап бетергәннәр! Кәзле-корбанатлы, имеш. М.Мәһдиев. Янәсе, минем бригадада олы кешеләр дә ярый була, яшьләр бүтән бригадаларда сабан сөрергә кирәк имеш... Г.Бәширов 3) Кемнең дә булса эш-гамәлләре турында зәһәрле, чәнечкеле, ачы көлү тонында әйтүне белдерә. Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган; Кибән чалма кигән башта: Ишан булган, имеш, хайван. Г.Тукай. «Шайтан аздырган», имеш, «Юлдан яздырган», имеш! Кире татар, иң элек Вөҗданың берлән килеш! Г.Тукай. Акча күбрәк төшерә, имеш. Төшердең! И.Гази 4) «Белми дә торам» дигән мәгънәдә кулланыла 5) Берәр эшнең, күренешнең реаль булмаганын, бәлки хыялда, уйда, төштә генә булуын белдергәндә әйтелә. Яңа гына шундый төш кереп газаплады... Ниндидер, чыгарга мөмкин булмаслык тирән базга салганнар, имеш, аны. М.Хәсәнов 2. и. мәгъ. Төрле хәбәр, гайбәт, дөреслеге ачыкланмаган юк-бар сүз. Тагын шундый бик күп имешләр, гайбәтләр чәчелде. Г.Ибраһимов 3. с. мәгъ. Дөреслеге, хаклыгы ачыкланмаган, төгәл билгеле булмаган. Тирә-юньдә төрле имеш сүзләр йөри. Г.Ибраһимов 4. кер. сүз мәгъ. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү өчен кулланыла. Имеш, мин терәүләрне дөрес салмаганмын. Ф.Хөсни. Имеш, мин дөрес сөйләмәгәнмен. Идел |