ИМЕЗҮЧЕЛӘР и. күпл. зоол. Балаларын үз сөтләре белән имезеп туендыручы югары төзелешле умырткалылар астибының бер классы; сөтимәрләр; русчасы: млекопитающие. Мезолит эрасында имезүчеләр арасында үткен тешләре, тырнаклары да, канатлары, тояклары да булмаган хайваннар группасы аерылып чыга. Биология. Имезүчеләр классына кергән ата һәм ана хайваннарның сөт бизләре башлангыч хәлдә бер-беренә тәңгәл. Кызыклы физиология. Умырткалы организмнарга балыкларны, җир-су хайваннарын, сөйрәлүчеләр, кошлар һәм имезүчеләрне керткәннәр. Табигать белеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә