ИМЕЗҮ ф. 1. Имчәктән, җиленнән, шешәдән ирен, тел ярдәме белән сөт, чәй, сыек ботка, сок һ.б.ларны суырту, имчәк бирү. Римне күргән кеше хәтерли торгандыр: Форум янындагы Капитолий калкулыгына күтәрелер алдыннан, игезәк балаларны имезеп торучы таш бүрегә кадәр, читлектә тотылган тере бүрегә юлыгасың. М.Юныс. Элек хатыннар, беләсезме, ничек яшәгән: корсак күтәрә, бала имезә, бала күмә, тагын бала таба, имезә, күмә... М.Маликова. Диңгез күселәренең йөклелекләре ике ай дәвам итә, ә сөтләрен нибары 10–12 көн генә имезәләр. Кызыклы физиология 2. и. мәгъ. Хатын-кызларда һәм имезүче хайваннарда бала тудырганнан соң сөт барлыкка килүдән башлап, сөт белән тукландыруны туктату вакытына кадәрге ара. Имезү чоры ◊ Имезгән сөтем харам булсын карг. Игелексез баласыннан авыр хәсрәт күргән аналар каргышы Имезә башлау Имезергә тотыну. ...Динә, сөт тулган күкрәген ачып, улын имезә башлады. Р.Хәбибуллина. Шулай, сабый суырганнан Мәрхәбә карчыкның күкрәгенә сөт төште, һәм ул да бер баланы имезә башлады. Ф.Дәүләтгәрәева Имезеп алу Тиз генә имезү. Майя, Гөләшне имезеп алгач, куак ботакларыннан бишек ясап, бер агач төбенә салды, ---. Г.Гыйльманов. Әни сеңлемне кечкенә арбасына сала да, янына тезләнеп, йокыга киткәнче имезеп ала. Г.Бәширов. Тәмәке төтене баскан тынчу бүлмәдә Фәтхия, арты белән генә борылып, бала имезеп ала. М.Мәһдиев Имезеп бетерү Ахыргача, беткәнче имезү Имезеп карау Имезергә тырышу. Кәҗә бәтиләренә шешәдән сөт имезеп карадылар. Татарстан яшьләре Имезеп кую Нинди дә булса эшкә кадәр имезү, алдан имезү Имезеп тору 1) Һәрвакыт, даими имезү 2) Әле, хәзер имезү |