ИМЕЗЛЕК и. 1) Элек имчәк балага каптыру өчен (гадәттә, шикәр кушып) чәйнәп әзерләнгән һәм чүпрәк яки марляга салынган ипи йомшагы. Үз өлешен ашамады әни, Безгә имезлеккә чәйнәде. Р.Газизов. Әнием мине имезеп, үзе арыш ура-ура, җирнең аргы башына ук китеп югала торган булган, мин ул каптырып киткән имезлегемне суырып, аякларымны югары күтәреп, арыш күләгәсендә ятканмын. Г.Галиев 2) Шундый ашамлык төрелгән марля яки чүпрәк. Имезлек киндердән иде. С.Баттал. Әнием арыш урганда, айман күләгәсендә чүпрәк имезлек имеп ятканда, күзем төшмәгәнме? Г.Сабитов 3) Имчәк балага, яшь бәрәнгә, бозауга һ.б.ларга имезү өчен, имчәк формасында эшләнгән җайланма; имезгеч; русчасы: соска. Айтуганны алып кайтуга, Суфия сабыйның чүпрәк-чапракларын, имезлекләрен сабыйлар йортына илтеп тапшырды. М.Маликова. Имезлек суыруларыңны күргән саен, йөрәгем рәхәт кысылып куя. Р.Низамиев. Ул сәдәфләр савытында ниләр генә юк: булавкалар, төсле төймәләр, алтын кармаклар дисеңме, хәтта Зөлфиянең имезлек боҗрасы да шунда ята – аларның барысы да кадерле иде Гөлбикәгә. М.Хәбибуллин 4) Имчәк башы 5) күч. Бик әһәмиятле, мөһим, кирәкле нәрсә урынына юаныч итеп бирелгән алдавыч әйбер, вак ташлама. Татарны Россиянең кече баласы дисез, бөтен татарларга имезлек сорыйсыз, имезлек каптырганда, бармагың белән кулыңны тешләп өзәрлек татар агайлар бездә юкмыни? И.Гази |