ИМДЕ, ИМДИ кис. иск. кит. 1) к. инде (1 мәгъ.). Имди бу «хисаплык» дигән китабымызда истилак сүзләре өчен мөмкин кадәр үз телемездәге сүзләрне сайладык. К.Насыйри. Имди Туктамыш хан һәм Гәлсәрах икесе торып намаз кылырга килделәр. Ф.Халиди. Бүз атым, кешнәп кара; Башың чиш, сачың тара; Имди мән китеп барам, Исән кал, кашың кара. Казан утлары

2) Элеккеге шагыйрьләр язган 11 – 12 шәр иҗекле (үлчәмле), дүрт юллы шигырьләрнең (теземнәрнең) ахырында иҗек санын тутыру өчен кулланыла (соңгы чор шагыйрьләрдә борынгыча стильләштерү өчен алына). Алда синең нәкъ алтмыш ел гомерең калды; Шуңа лаек эшләреңне эшлә имди. К.Гали. Газраилга карагандай карый аңа, эчкә баткан күзләре дә уттай яна, Тәрҗемәче узган чакта посып кала, Җанымны да алыр ахры, дидер имди. З.Мансур. Бюрократ һәм байларның карны туктыр. Алар кулында төрле-төрле корал күптер, Бичара эшче халыкка икмәк юктыр, авыл халкы җирсезлектән кырылыр имди. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә