ИМГЕ’Ч СУАЛЧАН и. зоол. Умырткалы һәм умырткасыз хайваннарның һәм кешенең эчке әгъзаларында паразит булып яшәп, трематодоз дигән авыру китереп чыгара торган яссы суалчан; русчасы: сосальщик. Имгеч суалчаннар саңакка, тирегә ябышалар һәм балыкларның каннарын суыралар. Кызыклы ихтиология. Аларның [паразитларның] берсе – бавыр имгеч суалчан. Биология. --- кешенең үт юлларында – имгеч суалчаннар, лямблияләр, --- яши. Мәдәни җомга |