ИМГЕЧ I и. Үләннәргә һәм кайбер тере организмнарга кадалып, тәннән – кан, үсемлектән сүл суыра торган махсус әгъза. Аның каравы [суалчанның] берегү органнары – имгечләре бар: гәүдәсенең алгы очында – алгы яки авыз имгече, корсак ягында – корсак имгече. Зоология. Аның [тасма суалчанның] башында мускуллы дүрт түгәрәк имгеч урнашкан, шулар ярдәмендә олы паразит үз хуҗасының эчәклек стеналарына берегә. Биология |