ИМГӘТҮ ф. 1) Кайсы да булса әгъзаны гарип, зәгыйфь хәлгә китерү, гарипләндерү, зәгыйфьләтү. Ашау-эчүеңне онытып, берүзең кырыкка ярылырдай булып йөргәндә, энем, арба башыннан егылып төшеп, уң кулын имгәтте. Г.Ибраһимов. Ләкин ул [Шуктуган] ике метр ара да уза алмаган, каршыда очраган беренче агачка бәрелеп, җиргә егылып төшкән; канатын имгәткән, маңгаен тишкән. Җ.Тәрҗеманов. Аркадий белән Александрның киемендәге, кул һәм йөзләрендәге кан таплары теге ирне кыйнап имгәтү алар эше икәнлекне әйтеп тора. Дулкын // Үсемлекләргә, җансыз әйберләргә карата да шул ук мәгънәне белдерә; гарипләндерү, бозу, җимерү. --- әллә инде йорттагы кешеләребез, малайларыбыз үзләре әйбәт, ник бер чәчәк өзсеннәр дә ник бер куакны имгәтсеннәр. Г.Шәрәфи. [Суны] Бик югарыдан сиптермә! Түбәнрәк тот. Кыярларны имгәтәсең. Ш.Хөсәенов. – Аның хәзер нәрсәсен карыйсың? Үзегез гаепле икән, ачык төшләренә быел ук агач үсентеләре утыртырга кирәк. Югыйсә, сез имгәткән агачлар тора-бара барыбер корыячак, – диде [Коләхмәт карт]. Г.Рәхим 2) күч. Рухи яктан зыян, кимчелек, зәгыйфьлек китерү; тормыш ямен китәрү, табигый агышын бозу. Хосусый милекчелек җәмгыяте хезмәт ияләре арасыннан чыккан шәхесне баса, изә, аны физик яктан да, рухи яктан да яньчи, имгәтә... Х.Госман. Меңнәр-миллионнарның җаннарын айкап, тормыш-мәгыйшәтен җимереп, бар дөньяның астын-өскә әйләндереп ташлаган сугыш имгәтте аларның язмышларын. Р.Мулланурова. Дүрт гасырга сузылган коллык безне (татарларны) нык имгәткән. Мирас 3) күч. сөйл. Вату, җимерү, эшләргә яраксыз итү. Насосны бөтенләй имгәткәннәр. Ш.Камал. Бу бәрү бик мач булды ахры, немец танкының моторы кинәт тынып калды. Димәк, моторны имгәткәннәр. Х.Камалов. Тирә-юньдә җир катламын имгәтеп, таш түшәлгән юлдан төрле йөк төялгән машиналар агыла. С.Шәрипов 4) күч. Куәтне, сәламәтлекне зәгыйфьләндерү. Авыр тормыш кешене имгәтә 5) күч. сөйл. Икътисади яктан көчсезләнү; фәкыйрьләнү 6) күч. Кыргыйларча файдалану. Күп имгәттек җирне. Имәсен имдек ---. Ә.Гаффар Имгәтеп бетерү Бөтенләй имгәтү; барысын да имгәтү. Без киңәшкәнче, ярты авылны имгәтеп бетерәләр инде анда. И.Гази. Ләкин әнинең авыруын тәгаен генә ачыклый да, терелтә дә алмадылар. Шул әти имгәтеп бетергәндер инде бичараны. В.Нуруллин. Бердәнбер көнне тота да бу [Гомәр] чишмә кырыендагы таудан таш чыгара башлый. «Үзен имгәтеп бетерер инде, мескен», – дип, моны бик кызганалар. А.Ганиев Имгәтеп калдыру Ниндидер сәбәп аркасында озак вакытка имгәккә әйләндерү. Миндә бернинди рак булмаган, сез миңа операцияне ялгышып ясадыгыз, мине гомерлеккә имгәтеп калдырдыгыз. М.Маликова Имгәтеп кую Кинәт имгәтү. Әгәр, мәйтәм, авыр әйбер күтәреп, безнең бәләкәчебез берәр җирен имгәтеп куйса, ә? Ф.Яруллин Имгәтеп ташлау Бер эшкә дә ярамаслык итеп имгәтү. Шәрук, ишекне ныграк ябып, ярым пышылдап тагын өстәде: – Галимәне имгәтеп ташлады, юньсез. Тегесе авыру бала тапты. Н.Гыйматдинова. – Яраткан колымны тартып алды, имгәтеп ташлады! Инде бердәнбер таянычымны да тартып алмакчы, – диде ул [Күрекле бикә] яшь аралаш. Н.Фәттах. – Биреләм, аю, биреләм... Җибәр генә... Имгәтеп ташлыйсың бит хәзер, – дип гыжылдады укучысы кочагында тыннары беткән укытучы. Р.Фәизов |