ИМГӘНҮ ф. 1. 1) Берәр әгъза яки әгъзаларның табигый торышы бозылып зәгыйфьлек алу, гарипләнү. – Бу Ильясованың көтелмәгәндә авариягә юлыгуын әйт... Хәзер кайта алмаячак инде ул. – Кайта алмас микәнни? – Кая инде, андый имгәнүдән соң. М.Маликова. --- шушы арада гына Максим кайтып төште. Кулы бик нык имгәнгән, ди, әле һаман асып йөри. В.Распутин // Үсемлекләр, җансыз әйберләргә карата да шул ук мәгънәне белдерә; гарипләнү бозылу, җимерелү. Ай-һай, алай да барып чыкмас бит, [бодайның] тамыры имгәнер, үзе тапталып бетәр. Г.Бәширов. Кич гаражына чыгып караса, «Волга»сы, елык-елык килеп, үз урынында тора. Бер җире имгәнмәгән, сыдырылмаган, ---. Р.Вәлиев. Җиһангир ---, тамырлары имгәнмәсен өчен, нәзек, зифа каеннарны бәби биләгән төсле генә күтәреп йөртүләрен үтенде. А.Гыйләҗев 2) күч. Рухи халәткә кимчелек, зәгыйфьлек килү. --- рухым имгәнгән, күңелем төшкән, хәтта Акъәнинең сүзләре дә юатмый, өмет өстәми башлады. Н.Гыйматдинова. – Бәхетле шул алар, – диде Тәбрия, аның сүзен бүлеп. – Ә менә минем бөтен язмышым имгәнде, тик кемгә зарланыйм? М.Маликова. Имгәнгән җанның төн йокламый язган хаты шәфкатьле кешеләр кулына эләгә... Сөембикә 3) күч. Көч җитмәслек авыр хезмәттән сәламәтлек югалу, зәгыйфьләнү, гарипләнү. Кечкенәдән эшләп имгәнү 4) күч. сөйл. Икътисади яктан көчсезләнү, фәкыйрьләнү. Сугыш елларында колхозлар имгәнде 5) күч. бор. Зур тырышлык, энергия сарыф итеп эшләү, мәшәкатьләр күрү. Яз имгәнсәң, көз кинәнерсең. Мәкаль 6) күч. Югалтуларга дучар булу, зыян-зәүрәт күрү. --- татар гаскәренең сул канаты бик нык имгәнде, әйтелгәнчә, анда күчерелгән Яглыбай баһадир орышта һәлак булды. Сул канатның имгәнүен күреп торган уң кул, ни өчендер ярдәмгә ашыкмады. С.Шәмси 2. и. мәгъ. Берәр әгъзаның яки әгъзаларның гариплеге, зәгыйфьлеге. Сәбәбе: әлеге дә баягы эчкечелек, наркомания, имгәнү һәм башкалар, һәм башкалар. Сөембикә. --- медицина өлкәсендә халыкның сәламәтлеген саклауга, --- яман шеш, йогышлы авыруларны, имгәнүләрне, диабет һәм башка авыруларны кисәтү --- бурычы тора. Фәнни Татарстан Имгәнә тору Даими, әледән-әле имгәнү; әле берсе, әле икенчесе имгәнү Имгәнеп бетү Тәмам, бик нык имгәнү. Фермада --- терлекчеләр --- имгәнеп бетәбез инде авыр эштән, диләр. М.Маликова. Өлкән инженер-механик булсам да, --- чүкеч тотып тимер кыйныйм. Менә шунда имгәнеп беткән куллар бу. З.Фәйзи. Кулы имгәнеп беткән булса да, аны ничектер саклап калырга кирәк иде. Г.Әпсәләмов Имгәнеп калу Ниндидер бер сәбәптән соң имгәнү. – Син үзеңнең авторитетың төшүдән куркасың, ә хатыныңның имгәнеп калуыннан курыкмыйсың, – диде, кыза башлап, фельдшер. Ф.Яруллин. Сугыштан имгәнеп калды кайбер кешеләр, тәннәре белән генә түгел, җаннары белән дә. Ф.Хөсни. Ул [Мәрьям апай] үзе матур да түгел: --- бер аягы аксак, бала вакытында Гарифә әби аны бишегеннән ялгыш егып төшергән дә, аягы имгәнеп калган. Р.Фәизов Имгәнеп кую Кинәт имгәнү. Җитәр, Галимә, имгәнеп куярсың. М.Гафури |