ИМГӘК и. 1. 1) Бәла, борчу, мәшәкать, җәфа. [Шәмси:] Теләк – ул тели белсәң теләк, тели белмәсәң, имгәк. М.Фәйзи. [Түләкәй:] Минем сиңа имгәк буласым килми, менә нәрсә. Авыру мин, Зиләйлүк. Р.Сафин. Яшь укытучы аны [Мәрьямне] драмтүгәрәккә чакырырга уйлады. – Группаңда имгәк арттырма, – дип, кайбер укытучылар яшь коллегаларының изге ниятен хупламады. Н.Гыйматдинова 2) Интектергеч хезмәт; күңелдә мәшәкатьле, борчулы эш тәэсиреннән барлыкка килгән авырлык, кыенлык. Актардылар, эзләделәр – хәзинә юк! Басуның өсте тоташ казылган, тупраклары тетелеп ватылган иде. Ике кардәш, бу кадәр имгәкләре бушка калмасын өчен, богдай чәчтеләр. Дәрдемәнд 3) сөйл. тирг. Булдыксыз, эшлексез, борчылуга сәбәп китереп чыгаручы мәшәкатьле кеше. Әнисе исә, «өшегән бәрәңге» дип, улын сүгә, аннары үзен битәрләргә тотына: – Үзем гаепле, үзем. Нәселләрендә шундый имгәкләре барын белә торып, аңа чыктым. Тышкы кыяфәте алдады. Кем уйлаган аюдай ирдән бер имгәк туар дип... Ф.Яруллин. Безнең авылның Шәмгун Сафасы дигән бер имгәге Рәүфә исемле таза, матур бер кызга өйләнгән иде. А.Шамов.– Әткәң аптыраганнан китте, брат... – Юл буе сөйләнеп барды Нәҗип председатель. – Үпкәсе черегән иде бит аның. Сулый да алмый иде. Кал, дидем. Җан имгәге булып йөрмим, ди. Н.Гыйматдинова 4) Нинди дә булса бер әгъзасы яки әгъзалары зәгыйфь яисә имгәнгән, гарипләнгән кеше. Казачий пулясын йөрәк астында асрар хәлем юк! Гомер буенча елап-сыкрап яшәгәнче, гарип имгәк булып кеше күзенә карап көн иткәнче, үлгәнең мең мәртәбә артык! Г.Ибраһимов. [Галәви:] Аксак күп йөрер, диләр дә бит. Син – шул фронт аксагы... [Шәмгун:] Әй син, тыл имгәге... Г.Әхмәтшин. Мин бер имгәк кенә бит инде хәзер. Дөрес, савыгып киләм килүен, ләкин күңелем сынгач, моннан ни файда? Җегәрле чагым, хуш күңелле чагым әйләнеп кайтмастыр инде. Р.-Н.Гүнтәкин 5) сөйл. тирг. Кеше өстендә йөк булып, бушка, бер файдасыз ашап ятучы кеше. Минбәдәр апа сулкылдап елап җибәрде. – Биш баланы ничек туйдырыйм? Бишәү бит, биш имгәк! Н.Гыйматдинова. Йомычкалар арасында ялгыз Утырам уйнап, кермим мин эчкә, Көндезге чәй, мин бит артык тамак, Бүтәннәргә бары мин имгәк... С.Хәким. «Имгәкләр» дия торган иде әтиләре балаларына. Ә шул «имгәкләр» белән дөнья барды. Сөембикә 6) диал. Балага узгач, аш талымлау; нәзбереклек. Киленнең имгәге белән бизгәге бергә булды 2. с. мәгъ. 1) Зәгыйфь, гарип. Мин зәгыйфь, имгәк кешеме әллә? Ш.Камал 2) күч. Бозык, нормага туры килми торган, кимчелекле. --- ул татар теленә Европаның модалы язучыларыннан өйрәнмәгән, «яңа стиль» дигән булып, аларның татарчага әйләндерелгән имгәк телле һәйбәт попугае булмаган, ---. Х.Сарьян ◊ Имгәккә калу Кеше ярдәме таләп ителгән авырлыклар алдында калу яисә гариплеккә дучар булу. Имгәккә тару к. имгәккә калу. Имгәк тарту Күп авырлыклар, михнәтләр, кыенлыклар күрү, җәфа чигү, михнәт кичерү. Имгәк чигү Газаплану, интегү, зәгыйфьлек кичерү. Ничә ел ятты Әюб, чигеп имгәк, Сабыр итте озак ятса да чирләп. Г.Утыз Имәни |