ИМБИР и. нем. бот. 1) Имбирчәләр семьялыгыннан, коры тамырчасы эфир майларына бай булган, кулинариядә һәм азык сәнәгатендә аш тәмләткеч итеп кулланыла торган күпьеллык үләнчел үсемлек; зәнҗәбил. Кыргый имбир ризыкны яхшы сеңдерә, олы йомышын үти алмаган кешегә кайнатып эчерсәң, файда бирә. Идел 2) Шул үсемлекнең тамырчасыннан ясалган аш тәмләткеч. Абыстай да, тагы бераз зәм-зәм, кипкән инжир, имбир алып, аның артыннан калмады. Г.Исхакый |