ИМӘС кис. диал. Имәк фигыленең кире кагу формасы; түгел. Сүзем хактыр, имәс бер зәррә ялган. Г.Утыз Имәни. Азым әкәнең сүзен бетермәстән берәү кычкырды: – Найманнарның исеме симез булса да, тоткан юллары тигез имәс! – диде. Г.Ибраһимов. Ул картның сүзенә икеле җавап кайтарды: – Күңелебез пакь, ниятебез ак, ясаган иям безгә ярдәм кылса кирәк ---. Мәгәр бәндәнең үз тырышлыгы да кирәк имәсме? Г.Ибраһимов |