ИМӘ’Н ЧИКЛӘВЕГЕ и. бот. Имәннең коры, ачылмый торган бер орлыклы җимеше, имән әкәләсе; русчасы: жёлудь. Хәтердә әле: бервакыт шулай безне, мәктәп укучыларын, урманга имән чикләвеге җыярга алып бардылар. Ф.Яруллин. Ул хәзер, байлардан алып кайтып, потлап-потлап кер юа, якын авылларга кечкенә чана белән барып, имән чикләвеге кушып тарткан он алып кайта... Ә.Фәйзи. ...Мөби өчен иң авыр вакыт – көз көне агач яфрагы, имән чикләвеге коелган атналар. М.Мәһдиев |