ИМӘНҮ ф. 1. 1) Куркудан тетрәнү, сискәнү; курку, куркыну. «Тәннән шул кадәр ит качты микәнни минем?» – дип имәнде Илфат. Б.Камалов 2) диал. Тартыну, оялу 2. и. мәгъ. Курку, сискәнү тойгысы. Халыкның ул җырында шик бар, Әмир. Ниндидер курку, имәнү бар. Р.Ишморатова Имәнеп калу Көтелмәгән вакыйгалардан, эш-хәлләрдән, күренештән кинәт курку, имәнү кичереп, хәрәкәтсез тору. Каршы як көзгедә үзенең берьюлы суырылып өлгергән сынын күреп, [ул] имәнеп калды. Бигрәк тә аны муенындагы яра эзе тетрәтте. Ф.Хөсни. Ул өйгә килеп керүгә имәнеп калды; әнисе бу дымлы базда бөрешкән көе сәкедә ята. Х.Камалов. Ногманов сискәнеп китте, хәтта имәнә калды, ләкин сер бирмәде. Д.Гайнетдинова Имәнеп китү Кинәт имәнү. Иртәгәсен ул шат, бәхетле Әлфия урынына, бөтенләй өшәнеп, хәтта картая төшкән кызын күреп имәнеп китте. А.Расих. Кайчагында яшәвемнән Имәнепләр китәм. Яшәү – оҗмах. Аңардан соң Инде тәмуг көтәм. М.Әгъләм. Харис аның плащ җиңеннән тырпаеп чыккан кулларына карады да имәнеп китте: йодрыклары күгелҗем кызыл тукмак кебек, тырнаксыз бармаклары кәкрәеп каткан. М.Маликова Имәнеп кую Кинәт, аз гына вакыт имәнү кичерү. Ул сискәнеп, хәтта имәнеп куйды. Ирек мәйданы |