ИМӘНЛЕК и. Имән урманы, имәннәр күп үскән урын; имәнсәр. Имәнлектә ни тупыл үсми, ни карга заты күренми. Н.Гыйматдинова. Картның күз алдына Кара кош артындагы имәнлек килеп баса. Г.Галиев. Казан таулык имәнлекләреннән хәзерге вакытта республикабызның Апас һәм Кайбыч районнарында зур булмаган участоклар гына сакланып калган, ---. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |