ИМӘНЕЧ с. 1. 1) Күңелгә шом, курку сала торган; шомлы, куркыныч. Имәнеч җәзалар һәм үтерүләрдән коты алынган халыкның байтак өлеше «ак патшага» итагать итү (буйсыну) турында бигать бирергә (ант итәргә) һәм илбасарларга салым түләргә мәҗбүр ителә. Р.Әмирхан. Авыл күрке булган Гыйззәт мулланың имәнеч хәбәр китерүе мөмкин түгел. Г.Әдһәмова 2) Карап торуга котсыз, җирәнгеч, чиркангыч. Иртәнге якта алар крокодил фермасына килгәннәр иде. Зур, иркен читлекләр эчендәге имәнеч, чиркангыч җанварларга озак-озак карап тордылар. М.Маликова. --- табылдыклар өстәлендә хөсетлек бар, кеше, намус, ил, тән сатып тамак туйдыручы имәнеч затлар бар. Казан утлары 3) Чиркангыч, чиркандыра торган, тәнне чымырдата торган. Имәнгеч суык 2. кис. мәгъ. диал. Сыйфатлар һәм рәвешләр алдында килеп, артыклык дәрәҗәсен бирә. Имәнеч ямьсез күренеш. Имәнеч зур урман |