ИМӘ’Н БАРМАК и. Баш һәм урта бармаклар арасындагы бармак; икенче бармак, шәһадәт бармагы. Хәзрәт, пистолет төзәгәндәй төбәп, Хөсәенгә имән бармагын сузды. А.Расих. Мәдинә, аңар ташланып, якасыннан эләктергән иде, ләкин сул кулының имән бармагы каерылган булганга күрә, бандит аның бер кулын чыдатмады. Ш.Камал. Ишектән килеп кергән бала, – --- икенче кулының имән бармагы белән аскы иренен тоткан кыз – тып-тып басып, Ахияр янына килде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә