ИМӘН и. 1. Бүкчәләр семьялыгыннан, яфраклары челтәр кырыйлы, каты үзагачлы, зур юан агач; русчасы: дуб. Камил мунчаның каен, имән себеркеләре, йомшак сөлгеләр эленгән алгы бүлмәсендә үзалдына җыр көйләп чишенде дә, ишекне кинәт ачып, --- әчкелтем кайнарлыкка чумды. М.Галиев. Үсмер имәннәрне иркәләргә Нәзек билле җилләр килгәннәр. Ә.Ерикәй. Шул вакыт икенче бер агачтан, ялгыз күбәләккә охшап, имән яфрагы ычкынды... М.Хәсәнов

2. с. мәгъ. Шул агачтан ясалган. Имән тактадан эшләнгән таш сарай ишеге төбенә бер су чиләге каплап куелган. Н.Хәсәнов. Шунда ук Шәрәфи, җиңнәре сызганган кулына зур имән күсәк тотып, читән буена килеп басты... Г.Галиев. «Пес! Пес! Пес!» дигән чакыруга, имән ишекне уң тәпие белән каерып ачып, теге кара песи килеп керде. К.Кәримов

Имән агачында алма үсмәс Булдыра алмаслык эшне булдырырга тырышудан файда яки начар гаиләдән яхшы кеше чыгуга шик белдереп әйтелә. Имән баганам Төп таяныч, ярдәмче, терәк. Акчалата булышып торгач, кая барсам да, нишләсәм дә, артымда имән баганам барлыгын тоеп яшәгәч, миңа нәрсә кирәк? Сөембикә. Имәндә икән чикләвек 1) Нәрсәнедер ачыклап, серен аңлап шаккатуны, гаҗәпләнүне, аптырауны белдерә. – Сез язган «Тукай маршы»н мин бит сабый чактан ук беләм. – Имәндә икән чикләвек! Ул көйне мин дә сабый чагымнан беләм. Х.Кумысников. Ә безнекеләрнең тәрәзәләрендә ут юк. Ятканнар, дисәң... Имәндә икән чикләвек! Мөгаен, ваннада юынып кайтырбыз дип, безгә кунакка киткән болар. Р.Камалетдинова; 2) Һәркемгә мәгълүм нәрсәне үзенә бик зур яңалык ачкан кебек кабул итүчедән көлеп әйтелә. Табибә --- студентларын җыя да мәктәп-гимназияләрдә лекцияләр уздырырга уйлаганын сөйли. Бергәләп тотынсалар, шактый зур көчкә әвереләчәкләр бит. Алкоголизм, наркомания «җимешләре» хакында фильм исә аеруча тәэсирле – имәндә икән бит чикләвек! Сөембикә. Имән кебек Нык, таза, сау-сәламәт кешегә карата әйтелә. Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек гайрәтле булган, дип сөйлиләр. Г.Ибраһимов. Имән кискәдәй к. имән кебек. Сугышта җиде тапкыр җәрәхәт алган булса да, имән кискәдәй нык, юан майор әнә шул чорга аяк басты. Ш.Рәкыйпов. Имән үзәкле к. имән кебек. – Әгәр теге чак имгәнеп калмаган булсаң, шул бармак очыдай юньсез тимер ярчыгына гына бирешер идемени синең үпкәң? Затың андый түгел синең. Сезнең затны юкка гына «имән үзәкле» дип йөртмиләр бит ---, – дип көрсенде ул. М.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә