ИМА’Н ШАРТЫ и. Элекке мәдрәсәләрдә дин нигезләрен өйрәтә торган иң беренче китап. Габделкаюм һәрбер язган хәрефен һәм сүзен әбисенә күрсәтә-күрсәтә яза да букчасыннан «Иман шарты» алып укырга керешә. М.Галәү. Тәтеш шәех Болгарда, балалар укыту өчен, «Иман шарты»н язып ята иде. М.Хәбибуллин. Аңа, мәзин баласына, ислам кануннары ана сөте, бишек җыры белән сеңдерелгән, Иман шартын, Коръән Кәрим сүрәләрен, догалыкларны да яхшы хәтерли... А.Хәлим ◊ Иман шартын укыту к. иман(ын) укыту. Өйдә хатыны иман шартын укытты ахры, ник ул җүнсез синең хакта бүтән авыз ачсын --- [диде Дүсәлим]. Г.Рәхим. Шундый куркыныч төнне Шәкерт абзыкай да әллә кайда озак йөреп кайтты, кәҗәнкәдәге кисәү агачы белән, әни аңа иман шартын укытты... Ф.Мансуров |