ИМАНСЫЗЛЫК и. 1) Һичбер нәрсәгә ышанмаучанлык, изгелекне танымаучанлык; мәкерлелек, астыртынлык, явызлык. Халкыбызга тупаслык, җаһиллек, караклык-бурлык, имансызлык каян килә дип, бүген баш ватабыз. А.Гыйләҗев. Социализм теориясен тормышка ашыруда ялгышлар җибәргән коммунистлар партиясе, иң беренче, аның җитәкчеләре диктаторлык иткән совет дәүләте шартларында күп кенә закон бозулар булды, кешелексезлек, имансызлык хөкем сөрде. Т.Галиуллин. Алар [башкорт галимнәре], гөнаһ-язык турында уйлап тормыйча, татар халкын эчтән таркату нияте белән зур «ачыш»лар ясау юлына бастылар. Мондый имансызлыкның бер мисалы итеп, Рим Янгузинның кайбер «гыйльми фикерләрен» укучыларга җиткерәсе килә. Казан утлары // Оятсызлык, үтә әдәпсезлек. Имансызлык белән сыный дөнья, Миражлары юлдан яздыра – Тәмнәр-тәмнәр белән ымсындырып, Рәхәт биреп алдап аздыра. Ш.Галиев 2) Динсезлек, Аллага, дингә ышанмаучанлык. Әшәкелек башы – имансызлык, Инанулар төбе – игелек! И.Гыйләҗев. Мин барганда гел намазлыкта утырыр иде мәрхүмә. Шаярыша башласак: «Имансызлык караңгылыгында үсмәгез, калебегезне үтерерсез», – диеп ачуланыр иде безне. Сөембикә. Авыр вакытларны безнең халыклар – татар, башкорт – элегрәк тә күп кичерде, ләкин шуңа карап кына имансызлыкка бирелмәде. Юлдаш 3) Вәгъдәсезлек. Без барыбыз да халык җырчылары булырга тиеш идек. Булалмадык. Гаеп бездә дә түгел. Гаеп безне изгән дәүләтсезлектә, ипсезлектә, телсезлектә, имансызлыкта. Мирас |