ИМАНСЫЗЛАНУ ф. Имансызга әйләнү, явызлану, шәфкатьсезләнү. Ә имансызлар исә бу кризистан тагы да имансызланырга, рәхимсезләнергә мөмкиннәр, шуңа күрә бүгеннән үк җинаятьләр саны, талаулар артканлыгы күренә. Безнең гәҗит Имансызлана бару Торган саен ныграк имансызлану. Аның ата-анасы да имансызлана бара бит. М.Маликова. Илне басып киткән динсезлек, бик күп дин әһелләренең хаксызга төрмәләргә утыртылулары һәм юк ителүләре, кешеләрнең һаман имансызлана баруы аны бик нык тетрәндерә. Гасырлар авазы Имансызлана башлау Имансызлык сыйфатлары күренү, имансызлануга таба юл тоту Имансызланып бетү Тәмам, бөтенләй имансызлану Имансызланып йөрү Озак вакытлар дәвамында имансызлык күрсәтү Имансызланып китү Кинәт кенә ниндидер сәбәптән, вакыттан соң имансызлану |