ИМАНСЫЗ с. 1. 1) Һичбер нәрсәгә ышанмый һәм һичбер изге нәрсәне танымый торган; шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, кешелексез. Һәм [Мәрьям апай] япь-яшь килеш имансыз көчләргә каршы чыккан, бөтен авыл халкын яклаган, ә, бәлки, кемнәрнедер һәлакәттән дә саклап калган фәрештә. Р.Фәизов. Имансыз калудан саклан, олан!.. Имансыз калудан... Адәм баласы ышанырга тиешле... Р.Мөхәммәдиев

2) Аллага, дингә ышанмаучы, дин тотмаучы, динсез

3) Сүзендә тормаучан, ышанычсыз, вәгъдәсез. Әй кызлар, бу егет халкы коточкыч инде. Бүген сиңа бер төрле сөйли, иртәгә икенче кызга барып, шул ук сүзләрне кабатлый! Имансызлар, валлаһи! Х.Ширмәт

2. и. мәгъ. 1) тирг. Динсез, кешелексез, юньсез кеше. Шуннан соң мулла тагын да кыза төште: – Дин дошманы кяфер мәлгунь дә ил имамына бу кадәр шәфкатьсез булмас... Имансызлар сез!.. Җиде тәмуг зобаныйлары!.. А.Шамов. Шул безнең илдән «акча эшлим» дип киткән имансызлардыр инде алары да. М.Маликова. [Беренче ир:] Мөселман башы белән гөнаһ кылып йөри. Үтерергә кирәк имансызны!.. Н.Әсәнбаев

2) күч. Яратып, үз итеп әйтү сүзе. Хәмит шул Мөхетдин Чәүкә янында ясаган фурманны. Кулы бик оста имансыз малайның. З.Зәйнуллин

3) күч. Ризасызлык белдерү сүзе. Ә ботинкам, имансыз, аягымны кырырга кереште. М.Юныс. Аларның сөзгәге – авылда бер сөзгәк, мин Аланы кире Атауга борам. Күршем дә калышмый, чыбыркысын шартлата-шартлата артыбыздан куа. – Имансыз, кая чаптырасың ашаган хайванны! Н.Гыйматдинова. Әйе, сөенеч, ә син, яратмыйм дип, керә-керешкә куркытып куйган буласың, имансыз малай. Сөембикә

3. рәв. мәгъ. Оятсызларча, күзгә карап. – Күперне кем сала? – Хөкүмәт. Шушы көннәрдә генә карары чыкты, – дип, имансыз алдашты Вәлетдин. М.Кәрим

Имансыз китү дини Үлгәндә, мөселманлыкны дәлилләгән доганы («лә иллаһә илла Алла, Мөхәммәд рәсүлулла» дип) әйтмәү. – Нурмый, синең үлем исереклегең көчәя бара, – диде Галекәй, бик җитди төстә. – Имансыз китә күрмә, белгәннәреңне укы. Х.Камалов. Имансыз үтү дини к. имансыз китү. ...Аладин, Седельников кебек, эшче вә җирсез авыл халкы файдасына сүз сөйләүче бозык фикердәге членнарга кушылмый, --- эшче һәм авыл халкы ачтан кырылса да, инша алла, үзе өчен гакыйбәте хәерле булып, дөньядан имансыз үтәр. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә