ИМАНЛЫ с. 1) Билгеле бер нәрсәгә нык ышанган, инанган, үз фикерендә, карашларында нык торган. Драматург сынмас-сыгылмас рухлы һәм нык иманлы герой образларын иҗат итү юнәлешендәге эзләнүләрендә яңадан-яңа уңышларга иреште. Т.Галиуллин. Шуның өчен дә безнең чын иманлы, горур иптәшләребезнең берсе сатлык иман колларының меңен каушата ала. М.Фәйзи. Әгәр динле, иманлы, көчле рухлы Рейган, Тэтчерлар булмаса, явыз Брежнев урынына алмашка нәкъ аның төсле үк бушкуык тиран менеп утырачак иде бит! А.Гыйләҗев 2) дини Дингә ышанган, дин тота торган, динле, диндар. ...Галләм, бераз җайлана төшеп, яңадан тотынды: – Барыгыз да – яхшы ата балалары, иманлы авызым белән әйткәнне төшенергә тиешсез, бәпкәләрем... Ф.Хөсни. Безнең күңел икегә ярылды. Бер яртысы – денсез, икенчесе һаман пакь һәм иманлы хәлендә иде. Ф.Яхин. «Улым, – диде ул шунда, – син дә кояш шикелле иманлы нурларың белән теләсә нинди болыт аша үтәрсең, гомерең озын булыр...» Ф.Мансуров 3) Ышанычлы; ныклы. Ана сөте имеп үскән балалар сезне ташламас, картайган көнегезнең иманлы терәге булыр. Н.Гыйматдинова. Һәм тагын арада – якты ут кебек балкучылар, таза, нык иманлылар, үз юлын тапкан һәм шуннан ышанып атлаучы кешеләр. Казан утлары |