ИМАНА и. рус тар. 1) Элек авыл җирендә җир алырга хокуклы ир җенесендәге кешеләрнең исемлеге, җан исәбе. Минем җирем юк бит. Соңрак туып, иманага керми калганмын. Г.Бәширов

2) Җир бүлгәндә җан башына тигән җир участогы, кишәрлек. Ике имана җирен сөрдерү өчен яз саен байлар алдында бишкә бөгелгәнен белеп торам бит мин аның. Ф.Хөсни. Өйдә хәзер җиде кашык булдык, ә имана һаман бер генә. Ш.Маннур. Әмма аның [мужикның] иң беренче уе җир турында. Күбесенең имана җире ташка үлчим инде: бер чабата белән бассаң, бөтен җир күмелә, икенче чабатаң белән басар урын да юк. Г.Шәрипова

3) Җан башына бүлеп бирелгән җир өчен дәүләт казнасына түләнә торган салым; җир рентасы. Үткән көз, мин лашманда казна хезмәтендә йөргән вакытта, имана түләргә юне булмаганга, минем хатынның актык кәҗәсен саттыргансыз. М.Галәү. Ибраһим абзый: – Имананы да бик арттырдылар, менә мин мунчам өчен генә елына бер тәңкә салым бирәм, – диде. Г.Гобәйдулин. Җыен таралды, староста белән дисәтникләр, ат җигеп, имана түләмәүчеләрнең йорт әйберләрен җыярга чыктылар. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә