ИМАН и. гар. 1) Ышану, ышаныч, инану. – Шулкадәр өметсезлек белән яшәргә синең нигезең юк. Алай яшәп булмый! – диде ул. Әхәт күзләре йомык килеш башын чайкады. – Күпләр шушы иман белән яши. А.Гыйләҗев. Мәхәббәт, соңарып килгән мәхәббәт, ярсу бикә өчен иманга әверелде. М.Хәбибуллин. – Нинди иман кирәк сиңа тагын? – Бригадир Ибрайның Сәгыйдулла агайга ачуы чыкты. – Иманыбыз – коммунизм безнең. Р.Вәлиев

2) Ислам динендә: дин куйган тәгълиматларга чын күңелдән ышану, игътикат. --- бала атасыннан ана кеше баш тарта аламы?.. Намусы юкның иманы да булмый икән шул, – дип, беравыкка кадәр уфтанды Ялан кешеләре. Я.Зәнкиев. – Казанга баш булу кая, сез аны якыннан күрергә дә лаек түгел. Чөнки җаныгызда – иман, динегездә нур юк, – дигәннәр. Ф.Латыйфи. – Җәйсәң – җәймә, бөксәң бөккән булырлык бала иде. Аллаһы Тәгалә иман байлыгы бирә күрсен үзенә, – [диде Хөпбелниса җиңги]. М.Хәсәнов

3) Мөселман икәнлекне исбатлау, раслау, Аллага инануны белдерә торган дога сүзләре. Икенче егет дәшми-тынмый Идел бозларына карап тора-тора да, авыз эченнән иман укып, ярдан берничә сажень Иделгә керә. Г.Ибраһимов. Куркуыннан --- мич артына сыенган карчык иманын, догасын да әйтә алмады, револьвер тавышына һушыннан язып, идәнгә егылды. Г.Ибраһимов. Иманны яхшы өйрәнеп, намаз ниятләрен белсәң, кирәкле догаларны ятласаң, шул җиткән сезгә, ди торган иде карт абыстай. М.Галәү

Иман алыштыру Динен алыштыру, башка дингә күчү яки идеологик юнәлешен үзгәртү. Халыкның бер өлеше ничарадан-бичара урыслашкан, милләтнең аңлы өлеше урыстан мәрхәмәт көтүнең өметсезлеген белеп урыслашкан, чукынган, иманын алыштырган, чит илләргә таралган. А.Гыйләҗев. Иманга зәгыйфь Дингә, Аллага ышанычы аз. Бу нинди диниятсезлек! Күрдегезме, хуҗагыз иманга зәгыйфь. Н.Исәнбәт. Иманга килү 1) Ышанмыйча йөргән нәрсәгә ышана башлау. --- соңгы дәвердә ул иренең хикмәтләренә күнекте, исе китми башлады, чит хатыннар белән юргалавына бармак аша карады, «бөкрене кабер генә төзәтер» дигән иманга килде. А.Гыйләҗев; 2) к. иман китерү (2 мәгъ.). Иманга кил, адәм тәганәсе! Кабер якасында булса да, бер Аллаһуга инан! А.Хәлим; 3) Сабак алу, уйлабрак, акыл белән эш итә башлау. Әле Рәсәйдәге бер халык та бүгенгедән гыйбрәт алып, киләчәккә терәк булырлык иманга килмәгән! А.Гыйләҗев. Иманга китерү сөйл. к. иман(ын) укыту. Женя нык урды аны. --- Кобраны иманга китергән көнне яралган хис торган саен көчлерәк тернәкләнә барды. Б.Камалов. Җир алды мужик, хөррият алды мужик, алпут талады мужик, инде хәзер үзебезне талатыргамы? Торып тор, мин аларны болай да иманга китерәчәкмен. Ф.Хөсни. Иманга утыру Акылга килү, акыл белән эш итә башлау. --- ана кеше үз баласына үч саклый белми ич ул. Кыз да иманга утырып кайтып килә... Р.Мөхәммәдиев. Иман җәяү качкан Имансыз, шәфкатьсез, кешелексез. Бу нәсел бәндәләреннән иман җәяү качкан, бу нәсел бәндәләренә чебен ни дә, кеше ни. Н.Гыйматдинова. Иман җую к. иман сату. Берәүләр, чыдый алмыйча качып китеп, төрмәгә эләгәләр, икенчеләр, урыс исерекләренә баш биреп, иманнарын җуялар, ---. Я.Зәнкиев. Аяусыз тәре походларының соңгысы асып-кисеп, яндырып-көйдереп узган безне. Тик шул хәлдә дә безнең халык иманын җуймаган. Т.Әйди. Иман заты көтмәү к. иман көтмәү Алай-болай мин әйтте дип әйтә калсаң, иман заты көтмә, бүгенге шикелле генә итмәм, бер бирүдә тынсыз ясармын. В.Нуруллин. Иман йорты Мәчет. Күрше авыллардан көнләшеп торгызалар иман йортын каратайлылар. Н.Гыйматдинова. Әгәр иман йорты, кемнәрдер тәкъдим иткәнчә, намаз картлары барып җитә алмаслык ерак бистәдә салынса, һәркем үзен түбәнсетелгән итеп тояр --- иде. Сөембикә. Иман кайту Үзенең элек ышанган идеалына, фикеренә, принципларына яңадан ышана башлау. – Илле алтыга тикле утырдым... Унтугыз ел! Әйләнеп кайткач --- монда урнаштым – иманым кайтты, кешеләргә ышанырга өйрәндем... Р.Мөхәммәдиев. Иман какшау Моңарчы ышанып йөргән нәрсәгә ышаныч кимү, ышаныч бетә башлау. Директорга, мәктәпкә, укытучыларга булган ышанычның мондый юнәлеш алуыннан аның [Гомәрнең] җаны катты, ләкин мәхәббәткә иманы какшамады. Г.Рәхим. – Менә безгә ачыкларга кирәк: кем гаделлекне аяк астына салып таптаган, кем Хөснетдин абзыйның иманын какшаткан?.. – Фәһим --- Сәлимҗанга текәлде. Г.Бәширов. Хәзер язмыйм, кулым бармый. Үз дәлилләремә ышанычым кимеде. Иманым какшады. А.Гыйләҗев. Иман качу (качыру) Диннән язу, диннән ваз кичү. Галләм үзе иҗат итәргә теләде. Аек баштан, аек фикер белән язылган көйләр таләп итте заман. Галләмнең «иман качырып» йөрүенә әнисе бәхиллеген бирмәде. Н.Гыйматдинова. Карт, хәлсезләнеп, ятагына утыра. – Ул чакта сине борчуым тикмәгә түгел иде, балакай. Шәрук – иманы качкан бәндә – Галимәне харап итеп ташлаган иде шул... Н.Гыйматдинова. Иман(ын) кикертү сөйл. к. иман(ын) укыту. --- Сталинградка баргач, ну, немецларның иманнарын кикерттек инде... Х.Камалов. Иман китерү 1) Инану, ышану, ышаныч белдерү. Кишәрлекләрнең почмакларындагы чөйләрнең төгәллегенә иман китереп, ике арага сүс бау тарттырып куйгач, үз ягыннан Галимҗан тавыш бирде. Ф.Баттал. [Немецлар] --- безне кол итү, кырып бетерү хокукына иман китергәннәр иде. Р.Фәизов. Сүзне Сәхәрия дәвам итте: – Оныгым Фәрахетдиннең дә өйләнүе адәм рәтле булыр, боерган булса. Монысына иман китерәм. М.Хуҗин; 2) Мөселманлыкка, христианлыкка һ.б.га чыгу, нинди дә булса дин кабул итү. [Шәех Игәнәй] Мин башта ике динне дә тотып карыйм, кайсы камилрәк, шуңа иман китерәчәкмен, дип әйтеп әйткән, диләр. М.Хәбибуллин. Яшь мулла гарьлегеннән җыенган да авылдан киткән. Арыслан аңа күпме өмет баглаган иде! Имеш, бергәләшеп, Каратайны иманга китерәләр. Н.Гыйматдинова. Аллаһка иман китергәннән соң, тагын бер гамәл-сыйфатларның күркәме: адәмнәргә сөекле булып күренү. Сөембикә; 3) к. иман яңарту. Бик кыска дөнья тормышының вакытлы сынау гына икәнлеген аңлау, моңа кире какмаслык дәлилләр белән иман китерү хак мөселманның тормышын мәгънәле итә. Р.Фәтхрахманов. Җәлилчеләр үлемгә барганда да җырлап барганнар һәм... иң-иң гаҗәбе шул: алар кулларына Коръән тотып, иман китереп үлемгә киткәннәр. Сөембикә; 4) Ышанмыйча йөргән нәрсәнең дөреслегенә ышану, раслыгын тану, тәүбәгә килү. Ул [Шәмсир] инде әсирләр лагерена килеп эләккәч үк, адәм баласының бөҗәктән аерылмавын, ихтыярсызлыгын һәм зәгыйфьлеген яхшы төшенде, Хак Тәгаләгә баш имәү, аңа гозерләнеп дога укымауның мәгънәсез тәкәбберлек, тинтәклек икәнлегенә дә иман китерде. Т.Әйди. Иман китерүче Алланың барлыгына, берлегенә, Мөхәммәд пәйгамбәргә инанучы кеше, хак мөселман. Иман корыту Берәр нәрсәгә булган ышанычны юкка чыгару. Эттә түгел хикмәт, этеңә кадәр үк иманыңны корытканнар. Шуңа --- ялгыз каңгырап йөрисең син шәһәр җирендә. Р.Мөхәммәдиев. Иман көтмәү Кемгә дә булса ышанычны җую, аңардан яхшылык, изгелек, гадел мөнәсәбәт көтмәү. Син аның «тәүбә иттем» дигән сүзенә карап алданма, аннан иман көтмә, ышанычка керер өчен генә тырыша ул. Н.Исәнбәт. «Баксаң, минем карчыкның аш пешерү турында уенда да юктыр әле, – дип уйлый иде Фатыйх. – Бер авызын турсайтса, тиз генә иман көтмә инде син аңардан». Р.Төхфәтуллин. Иман нуры дини 1) Динле кешеләр ышануынча, Аллага иман китергән, динле, иманлы кешеләрдә генә була торган йөз күркәмлеге, йөз нуры. --- Аллаһуга инан! Шунда гына гөнаһларың ярлыканыр, шунда гына мәҗүсиләнеп саргайган йөзеңә алсулык, иман нуры калкыр!... А.Хәлим. Ничек кенә булмасын, Магаданда туып үскән мөһаҗир энесеннән милли пәрвәр чыгуга ул [Сәет] ышанмый. Алар – телләрен, диннәрен югалткан, бөтенләй башка мохиттә тәрбия алган халык. Күбесендә иман нуры калмаган. Т.Галиуллин. Күзләрендә иман нуры юк, кыланмышларында мөрәүвәт беткән. А.Гыйләҗев; 2) Эчтәге өметнең, күңел сафлыгының йөзгә чыгуы. --- иман нуры таратып утыручы, яныннан үткәндә сабырланырга, дөньяның фани икәнен искә төшерергә мәҗбүр итүче гыйбадәтханәләр юк икән бу яңа калаларда. А.Гыйләҗев. Бүген авылның уртасында Мәүлет мәчете тирә-якка иман нуры чәчеп, балкып утыра. Сөембикә. Иман ныгыту к. иман китерү (1 мәгъ.). Зөләйханың мең сынаганы, йөз ялгышканы булды, яши-яши, ул бер иманны ныгытты: --- «вакытсыз чакта аяк астында уралмаска», «артыгын белмәскә», «түзем һәм чыдам булырга». А.Гыйләҗев. Һәм, шул көчкә таянып, үзенең тагын Казанга кайтуына иманы ныгый бара иде аның. К.Нәҗми. Утызлап җинаять эшләп, үзләренең тотылмаслыкларына иманнарын ныгыткач, кәкре куллар тагын да аза төшәләр. Ф.Вәлиәхмәтов. Иман саклау Үзенең элек ышанган идеалына, фикеренә, принципларына хыянәт итмәү. Әгәр дә без мондыйларны йомып калдырсак, киләчәк буын безгә нәләт укыр: «Революция ясый белгәннәр, әмма кешенең иманын сакларга көчләре җитмәгән!» – диярләр. Г.Бәширов. Иман сату 1) Үзенең элек ышанган идеалына, фикеренә, принципларына хыянәт итү; бүтәнчә уйлый яки эшли башлау. [Татарлар] Фаҗигале шартларда да, кол хәленә килеп җиткәндә дә теленнән, диненнән качмаган, иманын сатмаган. Ә.Кәримуллин. Иман сатуны (димәк, иман яңартуны да) төрле кеше төрлечә аңлый. Геосәясәт күзлегеннән исә ул – үзеңнең табигый асылыңа хыянәт. Р.Сафин. Сәлимҗан акларның «максимка»ларына каршы атакага ташланган кеше! Штык сугышына күтәрелгән кеше! Мин аңа ышанам, ул дөресен әйтер! Ул да иманын сатса, кемгә ышанырга аннары? Г.Бәширов; 2) Намус югалту; хыянәткә бару. – Тор! – диде аңа Гайзулла ачу белән. – Шайтан суы эчеп иманыңны сатма, иблис коткысына бирелмә. М.Хәбибуллин. Акча ул бакчада үсми. Без аңа байтак иман сатабыз. М.Галәү. --- сезнең тарафлардагы берсеннән-берсе шаккатыргычрак хәлләр, иманын сатып яшәүче бәндәләр кабаттан фельетон язарга кызыктыра башлады. К.Тимбикова. Иман тактасы Авыз. Тегесе, килеп, Тәүгизне төртеп җибәрде. – Иман тактасына кундыр берне, --- дип, бер-берсеннән уздырып көлештеләр. Х.Камалов. Иманым камил Үз эшенә, максатына бик нык ышануны белдергәндә әйтелә: «ышанычым нык, бөтен» дигән мәгънәдә. Иманым камил, ул бу минутта берни дә күрми, бары тик беләкләре буйлап типкән кан тамырлары аша кызга үзенең җылы күңел хисләрен белдерә иде... Г.Гыйльманов. --- бу җырны сезнең кебек болай тирән мәгънәле итеп өздереп җырлаучыны ишеткәнем юк шикелле. Иманым камил, зур җырчы булырсыз. Р.Гариф. Ай-һай, Иван төшереп калдырамы? Кемнеңдер шакшы кулы уйнаган, иманым камил... Ф.Латыйфи. Иманым кяфер (көфер) булсын Каргану, ант итү сүзләре («икмәктер, җир йотсын» кебек). Иманым кяфер (көфер) китсен к. иманым кяфер (көфер) булсын. Йосыф абый әсәрләнеп киткән иде дә: – Әгәр дә теге патифун пластинкасында уйный торган Мохтар Әхмәдиев белән ярышып карарга туры килсә, иманым кяфер китсен, дип әйтәм, җиңә үк алмасаң да, аннан бер тамчы да калышмас идең! – дип кычкырып әйтеп куйган иде. В.Нуруллин. Иманым шаһит к. иманым камил. Син, давай, мине алай кыйбласызлар чутына тыкма, парин! Пука мин берегезнең җырын да җырламыйм әле. Иманым шаһит, шушы көнгәчә нә сезгә, нә тегеләргә кушылганым юк! В.Нуруллин. Иманын алу сөйл. к. иманын укыту. – Дәүлиев Рифкат! Флүрәнең җегете армия сафларында – бөтерелмә ул тирәдә. Кайткач иманыңны алыр, бел аны, – [диде Хәкимҗанов]. Ә.Гаффар. Иманын көю к. иманын укыту. Тукта, Бакый кайгысын юдыртсын. Аннан иманыгызны көячәк ул. Н.Гыйматдинова. Иманын өшкерү к. иманын укыту. «Көлегез, көл! Елар чакларыгыз алда әле! Иманыгызны өшкерәм әле мин сезнең!» – ди иде Фирдүс эченнән генә. М.Маликова. Менә хәзер үк барырга да өйләренә, Мәрзизәне чакырып чыгарырга, усал итеп, өздереп әйтергә үзенә: «Гайбәт сатуыңны туктатмасаң, җаныңны суырам, иманыңны өшкерәм мин синең, бел!» Р.Төхфәтуллин. Әниең --- чит-ят егетләр, ирләр белән чуалмасын, аң бул! Юкса, Алла сакласын, кайтырмын да иманнарын өшкереп китәрмен. Г.Мөхәммәтшин. Иманын укыту сөйл. Тиешле җәза бирү; акылга утырту; тәүбә иттерү. Күрсеннәр, Абдулла, алтын егет син! Әгәр синнән йөз чөерсәләр, иманнарын укыт. А.Гыйләҗев. Мөнәвәрә, сагайган итенеп: – Әллә берәр җүнсезе ияләшкәнме, берәр качкыны өркетәме халыкны? – диде. – Чуртым да ияләшмәгән! Сәфәрең, кайтып, иманнарын укытудан куркалар. Н.Гыйматдинова. Атларны төнге көтүгә алып чыкмый кара, колхоз председателе Фәйрүзә апа иманыңны укытыр. В.Нуруллин. Иманын үтүкләү к. иманын укыту. – Белгәч, нигә милициягә шылтыратмадың? – Сәлимә түрдәге диванга җәелде. – Хәзер үк шылтырат! Кулын боргычлап, иманын үтүкләсеннәр ул бандитның! Н.Гыйматдинова. Иман югалту Нәрсәгә дә булса ышаныч бетү. Хатыным әбигә күз карашы белән чат ябышты. Мин дә иманымны югалткандай торам. Н.Гыйматдинова. --- Кировның үтерелүе һәм башкалар илнең астын өскә китереп кенә калмады, кешеләрдә бер-берсенә карата шик-шөбһә тудырды, борын-борыннан килгән ышаныч-таянычны какшатты... Халык иманын югалта башлады. Р.Кәрами. Иман юлына басу к. иманга килү. Иман юлына баскан карттан көлсәләр, авызлары чалшаер, әти. Н.Гыйматдинова. Иман юлына кайту к. иманга килү. Ике ел ярым Чечняда йөргән, тау-ташлар арасында яшәгән, кеше үлеменнән башканы белмәгән, күрмәгән бер бәндә, шулай ук, Фәүзия апага килеп, иман юлына кайткан. Юлдаш. Иман яңарту 1) Аллага ышануга кимчелек китерә торган эш эшләгәннән соң тәүбә итү, яңадан иман китерү, иманлы кеше хәленә кайту. Ә мин, ачлы-туклы торган килеш ураза тотып, иман яңартмакчы, аз булса да акча янга калдырмакчы булам... З.Фәйзи; 2) Иске ышануларны, тәгълиматларны кире кайтарып яңадан кабул итү, ышанычны ныгыту. Син бирешмә, нык тор, батыр бул, иманыңны яңарт! Яле, әйтеп кара: ля илаһә иллә аллаһ!.. Г.Бәширов. Ленинградтан мин Ленин башлаган эшнең бөеклегенә иман яңартып кайттым. Г.Ахунов. Үзе себерде, үзе эчтән генә, моннан ары беркемнән бер нәрсә сорамаска, --- дип иман яңартты. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә