ИМА’М ХАТИП МӨДӘРРИС и. гар. к. имам мөдәррис . Биек мәчетнең карт имамы – имам хатип мөдәррис Фәхреддин хәзрәт --- мәдрәсәдә авыл балаларын да укыта иде. З.Һади. Лотфи үзе дә рәхмәт укып, үз кулы белән «имам хатип вә мөдәррис» дип куйган. Г.Ибраһимов. Йөзьяшәр имам хатип мөдәррис Каюм ага, нишләптер, Шәрифне якын итә, башкалардан аралап үз хозурына чакыра торган иде. Ф.Латыйфи |