ИМА’М ХАТИП и. гар. Җомга, гает намазларын укыту (хөтбә) хокукына ия дин әһеле. Шул сөйләшүдән атна-ун көн үттеме-юкмы, Казан халкы, кан-яшь түгеп, имам хатипның җеназасын озатты. Ф.Латыйфи. [Фәрид Хәйдәр улы] 1992 елда Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Габдулла хәзрәтнең икенче урынбасары вазифасын башкара, Печән базары мәчетендә имам хатип булып тора. Юлдаш. – Мөселманнар бер-берсен бәладә ялгыз калдырмый. Барысы да җайланыр, – ди аңа имам хатип. Ислам вә хәят



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә