ИМА’М МӨДӘРРИС и. гар. тар. Күп санлы шәкертләрне мәдрәсәдә укыту хокукына (өлкән укытучылык дәрәҗәсенә) ия иң югары дәрәҗәдәге мулла. XVIII гасырның 30 – 50 нче елларында Тайсуган авылы имам мөдәррисе Габдрахман иң күренекле кеше булган. Татарстан тарихы. Мәдрәсәнең бер еллык галия (югары) бүлегендә укучылар, дин гыйлемен үзләштереп, имам мөдәррислеккә әзерләнделәр. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә