ИМАМЛЫК и. 1) Имам булу, мәхәллә башлыгы вазифасы. Әгәр һәр намазны, җыелып, имам белән бергә укысаң, Биш вакыт – имамны, биш вакыт кыйбланы хәтереңә ал син, Имамлык шартын белсәң, белмәсәң – булма имам! Г.Утыз Имәни. Мәгъсүм хәлфә --- имамлык вазифасын үти. Р.Ишморат. Г.Баруди 1882 елда Казанга кайта һәм анда 5 нче мәчеттә имамлык һәм дәрес бирү өчен --- указ ала. Ә.Хуҗиәхмәтов 2) Башында имам торган дәүләт, имамәт. Төньяк Кавказда XIX йөзнең 30 нчы елларына кадәр дәүләтләр дөньяви булсалар, хәзер алар теократик (руханилар җитәкчелек итә торган) феодаль дәүләткә – имамлыкка (дәүләт башында имам торган) әвереләләр. Россия тарихы |