ИМАМГА’ ОЮ ф. дини Намаз вакытында, үзең укымыйча, имамны тыңлап, аның хәрәкәтләрен кабатлап бару. Мин дәшмим, имамга оеп утырам. Н.Гыйматдинова. Китапта --- имамнарның, --- мәзиннәрнең таш кыяларга менеп азан әйтүләре, йөзләрчә мөритләрнең имамга оеп, яшел болын өстендә намаз укулары тасвирлана. М.Әмир. Ни гаҗәп, һич көтмәгәндә, Ибраһим, имамга оеган кебек, баскан урынында оеп калды да ихлас күңелдән азан тыңлый башлады. Г.Бәширов |